Республикабызда төрле һөнәрләр буенча белем бирүче көллиятләр, техникумнар бар. Әйтик, Бүгенге көндә Апас аграр көллиятендә барлыгы 210 студент белем ала. Биредә алар төрле юнәлештә һөнәр үзләштерә. Ә Шушы көннәрдә әлеге уку йортына Югары Ослан районыннан 9нчы сыйныф укучылары кунакка килде. Алар аграр көллиятенең тормышы, һөнәри эшчәнлеге белән таныштылар.
Апас аграр көллияте… Биредә киләчәк турында уйлаган, эшче һөнәренең мөһимлеген аңлаган яшьләр белем ала. Ашчы-кондитерлар. Алар уку йортында тәм-томнар пешерергә өйрәнә. Югары Ослан районыннан килгән укучыларга да татар кухнясыннан милли ризыклар әзерләп, мастер класс күрсәтә.
Апас аграр көллияте студентларын үз икмәге белән сыйлый. Аны тәмле итеп Мөсфирә Заhирова пешерә. “Көн саен камыр куям. Аның уңмаган чакларын бер дә хәтерләмим. Көнгә 120шәр икмәк пешергән чаклар булды”,- ди ул. Аграр көллияткә Мөсфирә апа 2008нче елда эшкә килә.
Әгъзам Вафин уку йортында 2009нчы елдан бирле эшли. Ул техник хезмәт күрсәтү һәм машиналарны ремонтлау буенча балаларга белем бирә. Аларны техниканың барлык нечкәлекләренә өйрәтә.
Апас аграр көллиятендә студентлар өчен транспорт йөртү хокукына ия булу, ягъни укып таныклык алу мөмкинлеге дә бар. Бу хакта тулырак мәгълүматны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүче укытучы Рамил Мөхетдинов җиткерә.
Бу очрашуда мәктәп укучылары көллияттә үзләштерелә торган һөнәрләр, уку шартлары белән кызыксынды. Һәм үзләренә кирәкле мөһим мәгълуматлар алды.
Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.