Кичә Казанда бер көнлек эш сәфәре белән Россия федерациясенең Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев булып китте.
Ул республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә булды. Шулай ук, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, һәм Идел буе федераль округындагы, ил Президентының вәкаләтле вәкиле, Игорь Комаров белән киңәшмә үткәрде. Очрашу нәтиҗәләре турында — алдагы репортажда.