Казанда «Тоталь диктант» халыкара агарту акциясен оештыруда ярдәм итәчәк волонтерларны эзлиләр. «Тоталь диктант» 8 нче апрельдә көндезге сәгат икедә башлана. Булачак диктант өчен текст авторы язучы, журналист Василий Авченко булачак. Тулырак мәлүмат белән Казан мэрисе сайтында танышырга мөмкин.