1 нче апрельдән Татарстанда санитар-экологик ике айлык башлана. Республика да яшәүчеләр кыш буена җыелган чүп-чардан җыештырырга чакырыла. «Санитар ике айлык» – Татарстанның чисталык экомарафоны. Республиканың һәр почмагында 1 апрельдән экологик өмәләр башлана. Бу – чүплекләрне бетерү дә, агач утырту да, ярларны чистарту да.
Ике айлык торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда җыелып килгән чүп-чарны барлау һәм бетерү, территорияләрне тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү максатыннан оештырыла.