Республикабыз тулы куэттэ махсус хәрби операциядә катнашучыларга, төрле ярдәм чаралары оештыра. Район-авылларда бу изге эшкә һәрбер кеше, үз өлешен кертергә тырыша. Әйтик, Актаныш районының Шәбезбаш авылы халкы да, махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм итүдә берләште. Актаныш районынан безнең репортаж.
Әнә шулай җырлый-җырлый хатын-кызлар хәрбиләргә җибәрер өчен сыйлар әзерли. Өлешчә мобилизаөиядә катнашкан егетләргә токмач һәм чәкчәк пешерү белән мәшгульләр биредә. әлеге эшкә алар үз теләкләре белән алынган.
Хәрби хәрәкәттә катнашкан егетләргә ярдәм итү иедясен Шәбезбаш клубы мөдире Рәмилә Хамматуллина кутәреп чыга. Авыл клубында төрле чаралар оештыра башлый. Битараф булмаган авыл халкы аның бу тәкъдимен күтәреп ала.
Токмачларны кисеп контейнерларга урнаштырып баралар. Чәкчәкләрне дә күңел җылысын кушып, егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп әзерлиләр.Утын белән җылытылган мич өстендә пешерелгән чәкчәкләр аеруча уңа ди пешекчеләр үзләре дә. Ә аның камырын исә үзләре генә белгән рецепт буенча әзерләгән алар. Әзер чәкчәк һәм токмачларны шәбезбашлылар гуманитар ярдәм белән егетләргә озатачак.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Салахова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Акттаныш районы.