Татарстанда 2023 нче елда Ураза һәм Корбан гаетләре көннәре расланды. Указны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.Ай календаре һәм традицияләр буенча 21 нче апрельдә – Ураза гаете, 28 нче июньдә Корбан гаете билгеләп үтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 22 нче мартта, кояш баегач, изге Рамазан ае башланды. Быел ул 29 көн дәвам итәчәк, уразаның соңгы көне 20 нче апрельгә туры килә. Республикабыз башкаласында ифтарлар 41 мәчеттә уза, аларга теләгән һәркем бара ала. 11 нче республика ифтары «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак, анда 11 мең кеше булыр дип көтелә.