Казан мәчетләрендә көн саен изге Рамазан ае дәвамында ифтарлар уза. Әйтик, «Ярдәм» мәчете чатырында 500 гә кадәр кеше ифтар мәҗлесләренә йөри ала. Ифтарлар Казанның Галиев мәчетендә дә уза. Кичәләргә 40 ка кадәр кеше – ураза тотучы шәкертләр һәм мохтаҗлар килә ала.
Шулай ук коронавирус пандемиясе вакытында башланган мохтаҗларга ифтар-бокслар тарату традициясе дә дәвам итәчәк. Әйтик, быел Киров һәм Мәскәү районнарының мөхтәсибәте карамагындагы ун мәчеттә, көн саен бер мең ланч-бокс китерү оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, Казанда ифтарлар 41 мәчеттә планлаштырылган. Шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, унберенче республика ифтарына волонтерлар җыюны игълан итте. Мәҗлес кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 кешене җәлеп итү планлаштырыла.
Волонтерлар буларак ярдәм итү өчен 237-86-18 телефоны буенча язылырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, 22 нче март көнне кояш баегач изге Рамазан ае башланды. Быел ул 29 көн дәвам итәчәк. Уразаның соңгы көне 20 нче апрельдә булачак.