Сарайлары, мунчалары, хәтта идән астлары да су белән тула. Кызыл Чапчак авылындагы язгы ташу менә шундый нәтиҗәләргә китерә. Кар сулары урамнар буйлап ага, бакчаларга, ишегалларына, теплицаларга тула. Авыр хәлдә калучылар су белән ничек көрәшә һәм авыл җирлеге идарәсе аларга ярдәм итәчәкме? Тулырак безнең төшерү төркеме материалыннан карагыз.
Зөбәрҗәт Нургалиеваның ашыйсы һәм утыртасы капчык-капчык бәрәңгесе су эчендә кала. Хәзер ул насос ярдәмендә суны суырта, аны ишегалдына агыза. Бәрәңгеләрне киптерәсе, аннары җәй буе базны җилләтеп торасы булачак, ди хатын-кыз.
Ишегалдында да бер коры урын калмый. Су мунча, сарайларга кадәр тула. Әле ярый маллар тотмыйбыз, аларны кайда куяр идек ди Зөбәрҗәт Нургалиева. Шунсы кызганыч, су кергән йортларына, гаилә быел гына күчкән булган.
Кар сулары 7 йортка зыян салган. Авыл халкы, проблеманың сәбәбен – менә шушы торбадан күрә. Шуның аркылы бөтен су йортларга таба ага икән. һава торышының кисәк җылытуы, яңгырлар явуы хәлне кискенәйтә генә.
Кызыл Чапчак авыл башлыгы белдерүенчә, кар сулары агудан туктагач, махсус техника чакыртып суны суыртуга керешчәкләр.
Рушания Сибатова, Татарстан яыңалыклары.