Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатындагы күзгә ташлана торган язмалар белән таныштыруны дәвам итәбез. Акчасыз яшәү авыр. Ләкин акчасы күп булганнарга да җиңел түгел-кая куясы? Илдә үткәрелгән сораштырулардан күренгәнчә, халыкның 26 проценты җыйган акчасын банкка салмыйча, өйдә генә саклый. Гомумән, тотрыксыз заманда акча җыярга кирәкме? “Финанс мендәре” астында ничә сум акча булырга тиеш? “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе зурдан кубып шул сорауларга җавап эзләгән.
Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә быел кемнәр дәгъва кыла? Быел аларның саны 13әү. Газета журналисты безгә-укучыларга бу бүләкнең кемгә булырга тиешлеген үзебезгә хәл итәргә дип калдырган. Менә монысы бер дә ярый торган эш түгел инде- премияләрне бездә өстәгеләр хәл итә. Без моңа күнеккән халык.
Халык димәктән, ул бүген нидән зарлана? “Шәhри Казан” газетасындагы “Үпкәләмәгез инде” дигән язмада сүз Апас районындагы сөт җыючының биш авыл халкыннан тупланган сөтне җиргә агызуы тирәсендә бара. Болай да бик түбән бәядән генә алынган сөтне ни өчен җиргә агызырга мәҗбүр булганнар? Язманы укып чыкканнан соң, авыл кешесенең бүген нинди шартларда яшәргә дучар ителүен аңлыйсың-беркем берни өчен җавап бирми, законнар эшләми. Мондый очракта язмадагыча-“Үпкәләмәгез инде” дип кенә әйтәсе кала инде.
Халык язучысы Рабит ага Батулла кече улы Байбулат төшергән “Ядәч” фильмында авыл картын уйнаган. 85 яшен тутырган аксакалыбыз белән үткәрелгән әңгәмәдә аның тормышка карашлары ярылып ята, шактый гына кызыклы да, гыйбрәтле дә фактлар китерелә. Алга таба да бәрәкәтле гомер насыйп булсын яраткан язучыбызга, дип телик.
Читләр күзлегеннән караганда без- татарлар нинди? Башкалардан нинди сыйфатларыбыз белән аерылып торабыз? Күбрәк нинди авырулар белән чирлибез? Моннан 120 ел элек үзе дә татарлар арасында яшәгән, татар телен белгән танылган табиб Алексей Андреевич Сухарев әнә шундый сорауларга җавап бирә торган китап чыгарган. Ә “Безнең мирас” журналы шул китапның кызыклы өлешләрен үзенең укучыларына тәкъдим иткән. Үзеңнең кемлегеңне белеп тору hәм шуның белән горурлану- милләтне саклый торган сыйфатлардан икәнне онытмыйк.
“Тел hәм моң- милләт сакчылары. Тел бетсә, моң да калмый, кешенең миллилеге дә бетә Менә ни өчен гаилә ана теле мәсьәләсен беренче урынга куярга тиеш” –дип яза халкыбызның танылган галиме hәм җәмәгать эшлеклесе Индус ага Таhиров журналдагы “Тел hәм моң” язмасында. Шикләнергә урын калдырмыйча язылган бу язманы hәр татар кешесе укып чыксын иде ул. Укудан, фикерләүдән аерылмыйк дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!