1 апрельдән Казанда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә балалар бакчаларын комплектлау башлана.
2021 нче елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, балалар бакчаларына кабул итү хезмәтләрен күрсәтүне регламентлаштыручы федераль канун үзгәрде.
Аның белән бергә бу хезмәтне күрсәтү механизмы да үзгәрде. «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасына үзгәрешләр кертелде, анда балаларны балалар бакчаларына күчерү буенча гаризалар эшкәртелә һәм аларның чираты формалаша.
Урыннар гаризада күрсәтелгән балалар бакчасына йөри башлау датасы нигезендә бүленә. Теләгән дата җитмичә, позиция чираттагы рәвештә чагылмый. Ата-аналарга элек бирелгән гаризаларның барысы да Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша саклана.
Комплектлау мәсьәләләре буенча ата-аналарга консультация, кайнар линия телефоннары буенча гамәлгә ашырыла. Аларның адреслары һәм телефонары экраннарда күрсәтелгән. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында шулай ук балалар бакчаларын комплектлау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны эшли. Аның буенча иртәңге сәгат тугыздан кичке алтыга кадәр шалтыратырга мөмкин.