Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча «Рамазан – изге гамәлләр ае» дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китте.
Ел саен игълан ителә торган бу акция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Быел да мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтә, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздыра, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итә.