3 нче мәктәп ашханәсендә аш – су осталары 720 укучыны төрледән-төрле тәмле ашамлыклар белән сыйлыйлар. Мәгариф учреждениеләренең азык-төлек блокларын ремонтлау буенча республика программасы ярдәмендә берничә ашханә төзекләндерелгән, шулай ук әлеге программа буенча 4 нче мәктәп ашханәсе дә яңартылган.Ашханәдә 5 төрле меню тәкъдим ителгән. Мәктәп укучысы нәрсә ярата, шушы ризыкны сайлап ала. Биредә барысы 4 аш-су остасы эшли.
Ремонттан соң ашханәдә булган барлык эш өчен кирәкле җиһазларны яңартканнар.
295 мәктәп укучысын бушлай тукландыралар. Тәнәфес вакытында 4 сыйныф төшке ашны ашарга өлгерә, урыннар җитәрлек. Азамат та сыйныфташлары белән ашханәгә ашыга.
Бишенче сыйныфтан алып шулай ук укучылар төшке ашны бушлай ашарга мөмкин, яки укучы башка төрле ашамлыкны акчага сатып алып туклана. Ботканы да укучылар бик ярата, бушлай булганга түгел, файдалы булганга.
Мәктәп укучыларының ташламалы категорияләрен тукландыру да оештырылган. Күп балалы, аз керемле һәм мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балаларның үз менюсы бар. Өченче мәктәптә 110 шундый егет белем ала.
Мәктәп менюсы атна саен ата-аналар һәм шәһәр депутатлары контролендә тора. 4 нче мәктәптә азык-төлек блогы яңартылган, тикшерүчеләр аш-су осталарының эш шартларын күз уңында тота.
Хафиз Мәхмүтов- ашханәне азык-төлек белән тәэмин итүче
Азык-төлек блогын ремонтлаганада, мәктәп ашханәләренең санитар зоналары да яңартылды.
Динә Нәҗметдинова, Гөлназ Хәсәншина, Тимур Новиков. Нурлат районы