Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, ди татар халык мәкале. Хатын-кызлар арасында да 70 төрле һөнәргә ия батыр кызлар бар. Әнә шундыйларның берсе Әнәк агрофирмасының Киров бүлекчәсендә остаханә мөдире булып хезмәт куйган Илмира Гизетдинова. Авыр эштән куркып тормый, техниканы үз итә… Киләсе язмабыз әнә шул хакта.
Техникага карата мәхәббәт Илмира Гизетдиновага әтисеннән күчә. 6 яшендә ул беренче тапкыр трактор артына утыра, гомерлек һөнәрен дә, әйтерсең, шул вакытта ук сайлаган. Мәктәпне тәмамлау белән совхозга механизатор булып эшкә кергән Илмира менә инде 35 елга якын хуҗалыкта хезмәт куя.
Хезмәт стажының зур өлеше трактор артында узса, 2011 нче елдан алып Илмира ханым остаханә мөдире. Кул астында эшләгән хезмәтчәннәр аны бик яхшы оештыручы дип телгә ала. Озак еллар дәвамында үзара килешеп эшләүләре — эшне бер җайга салган.
Әнәк агрофирмасының Киров бүлекчәсендә бүгенге көндә 28 трактор, 14 автомобиль бар. Техника җитәрлек, әмма кадрлар җитми. Бүлекчәнең Машина трактор паркында хәзер тулы куәткә язгы чәчүгә әзерләнәләр. Техниканы кат — кат карап, ремонт эшләрен башкара механизаторлар. Басуга чыгар алдыннан да әле күрсәтмә техник караулар буласы бар. Аңа кадәр тагылма җайланмаларны да тәртипкә салырга кирәк.
Альбина Солтанова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.