Бу сүзләрне соңгы вакытта еш ишетә башладык, чөнки Казанда һәм Татарстан районнарында әледән- әле Кеше приюты дип аталган үзәкләр ачыла. Әлеге үзәкләр тулысынча мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүче игелекле кешеләр ярдәме белән эшли. Изге рамазан ае башланган көнне башкалар язмышына битараф булмаган игелекле хәйриячеләр эше белән таныштырырга булдык. “Кеше приюты”ннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Казан шәһәренең Борхан Шахиди урамында урнашкан Кеше приюты үзәге мохтаҗлар һәм аларга ярдәм итәргә теләүче кешеләр өчен яхшы таныш. Монда киендерәләр дә, кунып чыгарга да урын бирәләр, ә иң мөһиме ашау ягы да җайга салынган. Әнә шушында алар үзләрен бәхет капкасын ачып кергәндәй хис итә. Спас районының Тукай авылында туган Зөфәр Галиев Кеше приютын оештыручыларга рәхмәт укый.
Кайнар аш исе тирә-юньгә таралган, аш бүлүче Лилия ханым тәкъдим иткәч ризыктан өстен булып булмый мин дә баш тартмадым. Урам ашханәсе булгач, салкынча. Әмма бу мәсьәләне дә хәл итәргә җыеналар. Бүген Кеше приюты үзәгенә Индивидуаль торак төзүчеләр ассоциациясе вәкилләре килде.
2018 елда биредә җыйнак кына кич кунып чыгу өчен биналар төзеп куелган . Әмма алар елдан –ел искерә. Тиздән Ильяс Гыймадов җитәкчелегендә әнә шушындый яңа, идәннәре җылытылган биналар төзелә. Биредә сукбайлыкка чыккан мохтаҗ кешеләр өчен , чәчтарашханә дә, мунча да , кер-юу мөмкинлеге дә булдырылган.Барлыгы дүрт юнәлештә эш алып барыла. Сукбайлыкка чыгучыларны үзәккә китерү, тернәкләндерү, Ашату, Кич кундырып чыгару, эшкә урнаштыру. Үзәк ачылганнан бирле, кемнәр, нинди генә язмышлы кешеләр булып китмәгән. Кайсылары эшли башлагач гаиләсенә кайтты, кайбероләре монда үз парын табып гаилә корды дип сөйләде Кеше приюты проектын оештыручы Азан Гайнетдинов.
Азат Гайнетдинов ялгыз түгел, аның ярдәмчеләре бар. Сәламәтлек, эш белән тәэмин итү юнәлешендә тиешле министрлыклар белән килешүләр төзелгән. Казанның хәләл тукландыру оешмаларының күбесе ашатуда ярдәм итә. Диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә эшлиләр.Бүген махсус ураза тотучыларга ифтар ризыгы бирелә. Аны ланч боксларда төштән соң сәгать дүрттә бирә башлыйлар. Шунысы да игътибарга лаек, Кеше приюты үзәкләре районнарда да ачыла.
Кеше приютының тагын бер игелекле эшендә шәһәр халкы да ярдәм итә. Ул да булса кием-салым китерү. Сатып алырга мөмкинлеге булмаучыларга кием тарату үзәге зур ярдәм. Монда һәрвакыт кеше бетеп тормый, кемдер китерә, ә мохтаҗ булучылар алып китә. Кеше приютын оештыручыларның төп максаты мохтаҗларга ярдәм. Алар аны каршылыкка берни өмет итми күңел кушуы белән эшли, үзләренчә мохтаҗларга өлешенә тигән көмешен табарга ярдәм итә.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары