Зәй аграрийлары республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә кереште. Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эше башланды. Ашлама сибү эшенә “Зәй” агрофирмасы аграрийлары чыкты. Тулырак киләсе язмада.
Быелгы язның иртәрәк килүе кыр эшләрен март уртасында ук башларга мөмкинлек бирде. Район басу-кырларында эш көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландырудан башланды. Ашлама чәчүгә беренчеләрдән булып “Зәй” агрофирмасы кереште. 85 гектарлы көзге бодай басуында аммиак селитрасын «Барс» ашлама сиптергече тарата.
Биредә язгы кыр эшләренә тракторлар, башка техникалар да әзер. Эш тәүлек әйләнәсе башкарыла. Болар барысы язгы чәчүне үз вакытында һәм сыйфатлы башкаруга мөмкинлек бирәчәк.
Бу сезонда районда 17 мең гектарда уҗым культураларын ашларга кирәк булачак. Моның өчен 16500 тонна ашлама әзерләнде. Уҗымнарны тукландыру агрегатлары исә өлгергән басуларга күчә барачак.