Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары информатика, җәмгыять белеме һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханнарын ешрак сайлый башлады.
Шул ук вакытта, профильле математика, физика, химия фәннәре буенча, Бердәм дәүләт имтиханын бирергә теләүчеләр саны кимм.
Бу хакта Республика Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Быел Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан булган чыгарылыш укучыларына аерым игътибар биреләчәк. Алар югары уку йортларына бердәм дәүләт имтиханныры нәтиҗәләре буенча да, имтиханнар нигезендә дә кабул итү планлаштырыла.