Бу хакта язгы ташуга әзерлек буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында хәбәр иттеләр. Су астында шулайук 47 юл кишәрлеге, күперләр һәм социаль объектлар да калырга мөмкин.
Быел язгы ташуга каршы чараларга республикада 1,3 миллиард сумм акча бүлеп бирелгән. Бу суммага гидротехник корылмалар ремонтланачак, йөзләрчә километрдан артык елгалар чистартылачак, яр буе ныгыту эшләре башкарылачак. 19 меңнән артык кеше һәм 4 мең берәмлектәнартык техника көче һәм чаралары төркеме төзелде. Елгалардагы хәлләрне һавадан да күзәтеп торачаклар.