КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында төрле дәүләтләрнең консуллыклары, вәкиллекләре белән хезмәшттәшлек итү күркәм гадәткә әйләнде. Шулай ук Татарстан республикасының халыклар дуслыгы йорты белән дә элемтәләр көннән-көн ныгый. Шушы арада Татарстан Республикасы әзербайҗаннарының төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә симпозиум үткәрелде.
Җыелып сөйләшүе үзе бер гомер. Әлеге фәнни чараның төп максаты уртак диярлек шагыйребез Низами Гәнҗәви иҗатын барлауга багышланган.
Низами иҗатын өйрәнүче галимнәр фикеренчә, Ганҗәви бәхетле яшәүче җәмгыять турында хыяллана, үз әсәрләрендә шуның модельләрен тәкъдим итә. Шулай ук ул һәр әсәрендә диярлек хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен калкытып куя, нәфис затларны ирләр белән тигез күрә, хәтта Ширин, Нушәбә образларын тудырып аларны акыллырак та итеп сурәтли. Бәхет җырчысының туган ягында иҗаты һәрдаим өйрәнелә. Аның исемен йөрткән аерым институт эшли.
Ул Зөләйхаләр вә Ләйләләр кеби булса матур дип яза Габдулла Тукай , “Тәүбә вә гафу үтенү” шигырендә, ә сөю утында янганын яшерер өчен “Кызык гыйшык” шигырен Мәҗнүн тәхәллүсе белән бастыра. Әдәбият белгече Хатыйп Миңнегулов аны үзебезнеке, һәрхәлдә борынгы татар әдәбияты үсешенә Низами иҗаты йогынтысы зур булган дип саный.
Санап кителгән әсәрләр Низаминың «Хәмсә» китабына тупланган.
Серләр хәзинәсе
Хөсрәү вә Ширин
Ләйлә вә Мәҗнун
Җиде гүзәл
Искәндәрнамәне берләштергән әлеге җыентыкны ул 30 еллап иҗат итә. «Искәндәрнамә» поэмасының күчермәләре Татарстан Милли музее фондларында, Казан университеты Фәнни китапханәсендә саклана.
Мөршидә Җиһан. Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.