Яз җитү белән юллардагы чокырлар да уянды. Кышын артык күренмәсәләр, хәзер кайбер урамнар буйлап бөтенләй йөрерлек түгел. Ремонт таләп ителә, ди машина йөртүчеләр. Ямау эшләре кайчан башланачак? Автомобильчылар белгечләрне кайда көтә? Хәбәрчебез белешеп кайтты.
Чокыр-чакырларны әйләнеп үтмәсәң, тәгәрмәчсез калуыңны көт тә тор — Фәнил Гөзәеров саклык белән генә хәрәкәт итә. Машина йөртүче әйтүенчә, ватык-җимерек юл өслегенә – ремонт кирәк, тик бу тиз генә эшләнә торган әйбер түгел.
Көтелмәгән ремонтлар берәүләрнең кесә калынлыгын киметсә, икенчеләргә табыш китерә. Бу көннәрдә шиномонтаж хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан.
Иң чокырлы юлларның исемлегенә – Вахитов боҗрасын да кертәләр. Куркынычсызлык максатыннан биредә кисәтү билгесе урнаштырганнар. Дөрес, вакытлыча. Быел әлеге участокта “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” программасы буенча капиталь ремонт ясалачак.
Ленар Зарипов билгеләп үткәнчә, әлегә чокырларның киңлеген, тирәнлеген ачыклау мөмкин түгел. Көннәр җылытуга һәм бераз киптерүгә махсус комиссия урынга чыгып, эш масштабын билгелиячәк – шуннан соң гына ямау ремонты башланыр, дип көтелә.
Альбина Вәлиева, Булат Әбделманов, Татарстан яңалыклары өчен Түбән Камадан.