Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде – 2023 елның 19 мартында 90 нчы яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын классик музыка сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга багышлаган күренекле шәхес, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов арабыздан китте. Эмиль Җәләлетдинов белән хушлашу мәрасиме Казанның Мәрҗәни мәчетендә узды. Фәннур Хәсәнов сюжеты.
Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов иҗаты – ул башкару осталыгы үрнәге. Җырчы тарихка Россиянең күпмилләтле музыка сәнгатенең иң якты сәхифәләренең берсе булып кереп калды.
Эмиль Усман улы Җәләлетдинов 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туа. Сәмәрканд фельдшерлык-акушерлык училищесын һәм Сәмәрканд музыка училищесының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлый. Совет Армиясе сафларында хәрби полк хорына дирижерлык итә. Ташкент дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә. Казан дәүләт консерваториясенең өченче курсына күчеп белем ала. Татар мохитенә, мәдәниятенә сусаган егет татар композиторларының яңа язылган әсәрләрен өйрәнергә керешә. Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Хөснул Вәлиуллин, Нәҗип Җиһанов иҗатларын үзенә якын итә.
Хезмәт биографиясен студент елларында ук Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында башлый. Консерваторияне тәмамалагач, иҗат юлы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле: башта музыкаль-әдәби лекторийда һәм эстрада бүлегендә солист, соңырак музыкаль-әдәби лекторийның сәнгать җитәкчесе була. Җырчының 500 дән артык әсәрне берләштергән репертуары затлылыгы һәм төрлелеге белән аерылып тора.
Ул татар, рус һәм чит ил композиторларының классик, камера-вокаль музыка әсәрләрен, татар, рус, украин халык җырларын зур осталык белән профессиональ дәрәҗәдә башкара. Бик күп шигырьләрне мәктәпләрдә, музейларда оештырылган әдәби-музыкаль кичәләрдә сөйли, балаларда шигърияткә, сәнгатькә карата мәхәббәт тәрбияли.
Гомере буе профессиональ җыр сәнгатен пропагандалаган, тамашачыга югары зәвык иңдергән сәхнә остасы, филармониядә 30 ел эшләп лаеклы ялга киткәч тә тынгысыз сәхнә ветераны Эмиль Усман улы Җәләлетдинов Казан музыка училищесында вокал буенча педагог булып эшли, ветераннар хорын җитәкли, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубының төрле чараларында да актив катнашты. Кабатланмас җырчыбыз Эмиль Усман улы Җәләлетдинов үзенең иҗаты, тормышы белән татар халкы, яраткан тамашачылары күңелендә тирән эз калдырды. Үзе китсә дә, аның якты истәлеге, үлмәс җырлары йөрәкләрдә мәңге яшәр.
Фәннур Хәсәнов, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.