Татарстанның Зөя, Шушма һәм Мишә елгаларында ташу күзәтелә. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында боз саклана, аерым урыннарда гына су җыелуы күзәтелә. Бүгенге көндә биредә хәл ничегрәк? Алдагы язмада.
Яз көне кече елгалар иртәрәк ачыла. Казансу елгасы тыныч кына Иделгә ага башлады. Хәзер елгаларкуркыныч тудыра, әгәр кар берьюлы эресә, кар сулары елгаларны ташытырга мөмкин.Көннәр җылытты. Әлегә республикада язгы ташу зур проблемалар китереп чыгармады. Кайбер урынынарда гына елгалар ташый.
Узган атнада Кайбыч районындагы ташу турында сөйләгән идек, анда яр буйларыннан Гөбнә елгасы ташып чыгып, авылны су басты. Якынча 20 хуҗалык су астында калды.
Болар барысы да дамба төзү нәтиҗәсе. Аның бер өлешен ял көннәрендә төзәтәләр.
Хәзер Гөбнә елгасындагы гидропост, елганың агымнарын теркәп бара, тугайларны егерме сантиметрг биеклектә су баскан. Мондый мәгълүматны республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тапшырдылар. Хәл катлаулана бара.
Бигрәк тә Зөя, Шушма һәм Мишә елгаларында ташу күзәтелә. Узган тәүлектә су күтәрелү кырык дүрт сантиметрга җиткән. Әлегә дәрәҗә куркыныч күрсәткечтән түбәнрәк.Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында боз саклана, аерым урыннарда су җыелуы күзәтелә. Елгаларның ачылуын һәм ул вакытта нинди проблемалар килеп чыгу куркынычы турында республика хөкүмәте йортында сөйләячәкләр. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы шушы мәсьәләгә багышлана.
Алия Галиуллина, Булат Шакиев, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.