Татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган проектны дәвам итәбез. Бүген сүз, Галиасгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрын 27 ел дәвамында җитәкләгән директор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре — Шамил Зиннур улы Закиров турында. Исән булса аңа март аенда 78 яшь тулыр иде.
Күренекле шәһесебез белән татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.