Республиканың өч елгасында шартлатып боз ватуга керештеләр. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр итә. Актай һәм Кече Чирмешән елгаларында әлегә бозлы тыкрык саклана, ә Кичуй елгасында боз инде кузгалган.
Узган тәүлектә республиканың күпчелек елгаларында су өсте биеклеге кимүгә таба бара. Министрлыкта билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта елгаларда су биеклеге уратача һәм куркыныч күрсәткечләрдән түбәнрәк кърсщткечтә тора. Республикада дүрт тәбәнәк күперне су баскан иде.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, команда-штаб өйрәнүләреуздырды. Саклану чараларын күрү дәвам итә, су күтәрелүне көн саен күзәтеп торачаклар.