“Татмедиа” бинасында урнашкан “Әдәби кафе” да “Казан утлары” журналы китапханәсе сериясендә басылган Рәдиф Сәгъдинең “Бер гаилә сурәте” китабы тәкъдим ителде.
1990 елларда детектив жанрына хас әсәрләр язып танылу алган язучы Рәдиф Сәгъди, әлеге китабында геройларның эш-хәрәкәтләрен, җинаятьчеләрнең вәхшилеген, явызлыгын тирән психологик кичерешләр аша, мавыктыргыч сюжетка корып тасвирлый. Сюжетны кино итеп чыгарырга да була. Бу сериядә моңарчы чыккан китапларда яшь чикләре 16+ булса, монысы 18+ тамгасы белән тәкъдим ителә. “Казан утлары” китапханәсе сериясендә чыккан унсигезенче китап, 3 мең тираж белән басылган.