Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Иртәгә, 18 мартта, ярминкәләр 15 мәйданчыкта эшләячәк, 6:00 дан 12:00 гә кадәр. Үз продукциясен Татарстанның егерме районыннан килгән предприятиеләр алып киләчәк.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Татарстан башкаласында яшәүчеләр кибеттәгегә караганда арзанрак азык-төлек сатып ала алачак.