Кечкенәдән үк төрле һөнәрләр белән танышу. Актаныш районының Иске Богады мәктәбенең 1 нче сыныйф укучылары, Актаныш телевидениясендә экскурсиядә булып кайтты. Биредә алар хезмәт куючы журналистлар белән аралашты, һәм үзләрен дә, бу һөнәрдә сынап карады.
Әминә Идрисова үзен хәбәрче ролендә сыный.Иң яраткан шигырен яңа тавыш яздыру студиясендә тавышландыра. Телевидениедә эшләү хыялы анда моңарчы да булган, экскурсиядән соң бу хыялны чынга ашыру теләге арта.
Һәркем яратып укыган Актаныш таңнары газетасы, һәр көнне эфирга чыккан радио… Нәни кунаклар өчен биредә бар нәрсә яңалык әлегә. Тыгыз эш көне булуга карамастан, һәр хезмәткәр вакыт табып балаларны үз һөнәре белән таныштырды.
Мәгълүмат һәм мөхәррият үзәге үсеп килүче яшь буын белән һәрдаим элемтәне саклый. Мондый экскурсиянең дә беренче тапкыр оештырылуы түгел. Шулай да капиталь ремонттан соң Богады мәктәбе укучылары монда иң беренче кунак.
Алия Галиуллина, Альбина Султанова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.