Саба районында балаларның сәләтен ачу, җыр-биюгә, матур сөйләмгә, кул эшләренә осталыкларын барлау максатыннан, Талант бәйгесе узды. Биредә балалар үзләрен төрле номинацияләрдә сынап карады. Иң талантлы чыгышларны сезнең игътибарга да тәкдим итәбез.
Саба районында «ТалантФест» балалар иҗаты конкурс-фестиваленә «Нәфис сүз» номинациясе старт алды. Шигырь укучылар конкурсына катнашучыларның барысы да тырышып әзерләнгән.
Әлеге бәйге үз канаты астына иң талантлы, сәнгатькәр һәм иҗади балаларны җыйган. Яшь башкаручылар үзләренең дулкынлануларын җиңеп, сәхнәдә табигый һәм эчкерсез булырга тырышалар.
Биючегә сүз әйтмәгез, бии,бии остара” дисәк тә, “Бию” номинациясендә чыгыш ясаган яшь талантлар инде остарып та беткән. Балалар иҗат үзәгенең оештыручы — педагогы Гөлия Фәләхова сүзләренә караганда мондый бәйгеләр балаларга үзара аралашу, дуслар, фикердәшләр табу өчен менә дигән мөмкинлек.Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр беренче өчлектә ачыкланды. ТалантФест оештыручылары чын талантлы укучыларга дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр Саба районы данын республикакүләм “Без бергә” дип исемләнгән бәйгенең зона турында яклаячак.