Бу атнада шимбә көнне Казанның 14 мәйданчыгында, шулай ук Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама районнарында язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый.
Шәһәр халкы өчен яшелчә, ит, май, йомырка, бал, шикәр, он, ярма кебек азык-төлек тәкъдим ителәчәк. Татарстан районнарыннан китерелгән башка фермерлык продукциясе дә көтелә. Узган атнада ТатАгроЭкспо күргәзмәсе булып узды. Әлеге утырышта бөртекле ашлык суктыру һәм сөт саву буенча саннар китерелде, киләсе елга максатлар билгеләнде.
Россиянең 35 төбәгеннән, Беларусь һәм Кыргызстаннан килгән авыл хуҗалыгы техникасын, нәтиҗәле терлекчелек, үсемлекчелек өчен җиһазлар, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төргәкләү эшләнмәләрен күрсәттеләр. Күргәзмәне вице-премьер — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ачып җибәрде. Икенче көнне күргәзмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановта катнашты.
Рөстәм Миңнеханов киштәләрдә урнаштырылган һәрбер азык-төлеккә, эш коралларына һәм техникага игътибар бирде. Мөслим районы чәчү техникасын җитештерү буенча дан тота. Марат Җәббаров йомгаклау коллегиясендә авыл хуҗалыгы өлкәсенә яшь буын эшче куллар җитмәү турында ассызыклап үтте.
Җирлекләрне үстермичә торып Авылга иң яхшы кадрларны җәлеп итү мөмкин түгел. «Авыл җирлеген комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында зур эш башкарыла.
Уңайлы шартлар тудыру — агросәнәгатьнең иң мөһим бурычларннан берсе — дип саный Рөстәм Миңнеханов. Чираттагы утырышта язгы кыр эшләрен вакытында һәм уңышлы оештыру турында сөйләштеләр.
Коллегия азагында Рөстәм Миңнеханов агрономнарга, механизаторларга, бүләкләр тапшырды.
Дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә 2022 елда Арчада, премикслар һәм катнаш азыкны алмаштыру буенча завод эшли башлады. Әлеге оешма авыл хуҗалыгы сәнәгать кулланучылар кооперативы буларак барлыкка килгән.
5 ел элек кошлар үрчетү өчен азык һәм өстәмәләр чит илдән сатып алынса, бүген әлеге продуктлар үзебезнең башкалабызда җитештерелә.
Биоөстәмәләр һәм премикслар җитештерү буенча Идел буенда иң эре завод заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Төп сатып алучылар Татарстан, Удмуртия, Башкортстан районнары. Безнең технология хайваннарның канына анализ ясый, нәтиҗәдә, без хайваннарга нинди азык бирәсен белеп торабыз. Барысы да экологик яктан чиста булсын дип тырышабыз.
Билгеләнгән программа буенча компьютер барысын да үзе исәпли, оператор бары тик эш барышын гына контрольда тота. Нәтиҗәдә хайваннар һәм кошлар өчен сыйфатлы азык- төлек җитештерелә.