«Игелекле Казан» фонды, Сеченов урамында мохтаҗларга кайнар төшке аш өләшә башлады. Волонтерлар , әтисе яки әнисе булмаган күп балалы гаиләләрне, инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләрне тукландыруны оештыралар. Шулай ук төшке ашларны үзләре йөри алмаган өлкән яшьтәге казанлыларга да алып баралар.
Кайнар төшке аш атнаның өч көнендә -сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә көндезге сәгат бердән – икегә кадәр таратыла. Адресы экрнада күрсәтелгән. Шулай ук авыр тормыш хәленә эләккән шәһәрлеләргә, азык-төлек һәм көнкүреш химиясе дә таратыла. Якын арада аларга юридик ярдәм дә күрсәтеләчәк.Өстәмә мәгълүматны 558-74-18 кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин.