Казанның «Ярдәм-Помощь» фонды бинасында журналист – режиссер Рифат Йосыповны искә алу, Рамазан аен каршылау, Ифтарлар оештыру темасына багышланган эшлекле сөйләшү узды. Шунда ук Брайль шрифты белән бастырылган Коръән тәфсирен һәм «Гыйбадәтел исламия» китабын да тәкъдим иттеләр.
Коръән тәфсире һәм «Гыйбадәтел исламия» китабы Брайль шрифты белән беренче тапкыр нәшер ителде. Күрмәүче мөселман кардәшләребез дә хәзер Коръән тәфсирен укый алачак. Моңа кадәр аларның укырга мөмкинчелекләре аз иде. Әгәр Коръән бер олы китап булса, Брайль шрифты буенча китапның саны 10 томга җитә. Китаплар рус телендә бастырылган.