Чәчүне вакытында һәм югалтуларсыз башкарып чыгу өчен техниканың төзек булуы мөһим. Әйтик, Буа районының “Авангард” агро-фирмасында, быел басуларга чыгасы техниканы инде ремонтлап бетерәләр. Эзерлек эшләрен Буадагы хәбәрчебез Алсу Сәмигуллина да күреп кайтты.
“Авангард” агрофирмасында 10 елданартыкхезмәткуючы Дмитрий Сидоров комбайнда, заманча “МакДон” һәм “Туман” үзйөрешле сиптергеч белән идарә итә. Техникасын чәчү сезонына әзерләүне көзге кыр эшләре тәмамлангач ук башлаган.
Әзерлек барышында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре барлыккимчелекләрне дә бетерергә тырыша.
Хуҗалыкта ремонт эшләребилгеләнгән график буенча уза. Тагылмалы техникага көзге чәчү тәмамлангач ук дефектовкалау үткәрелгән. Запчастьләр белән тәэмин итү ягыннан проблемалар юк. Моннан тыш, техника яңартылып, парк баетылып тора.
Тиздән хуҗалыкларда әзерлеккә нәтиҗә ясау буларак техник күзәтүләр тотыначак. Ә инде апрель урталары-ахырларында басуларда трактор гөрелтеләре ишетел әбашлаячак.
Алсу Сәмигуллина, ИлнурКадыйров, Татарстан яңалыклары.