Ярсу атны буйсындырырлык хатын-кызлар Некрасов әсәрләрендә генә түгел икән. Буа районының “Агронур” җәмгыятендә Гөлназ Әмирханова инде берничә дистә ел атлар карый. Чып-чынлап ирләр хезмәтен башкарган гүзәл зат белән Буадагы хәбәрчебез Алсу Сәмигуллина да аралашып кайтты.
Бахбайларны ашату гына түгел, алар белән сөйләшеп йөрергә дә өйрәнгән Гөлназ Әмирханова. Шулай булмый ни, атлар да бит тере җан иясе, аларга да игътибар кирәк. Көнозын сигез кардада асралучы малкайлар янында кайнаша ханым.
Атлар караучы булып эшли башлавына 20 елдан артык аның. Хайваннардан курыккан, авыр хезмәтне үз итмәгән гүзәл затлар бу эштә болай озак тоткарлана алмас иде.
Сүзгә саран булса да, эшен яратуы күренеп тора. Гөлназ Әмирханова кебекләр турында эш кешесе диләр. Мондый гүзәл затлар булганда җир тоткасы кемдә булуын уйлап баш ватасы да юк.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.