Республикабызда Талантлы яшьләр саны бихисап, моңа Идел буе спорт һәм туризм университетында узган «Тынычлык һәм тататулык иҗаты” дип исемләнгән фестивальның гала-концертында тагын бер кат инанып булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Идел буе университеты ректоры Рафис Борһанов катнашты, алар конкурс стипендиатлары белән очрашты. Бу Татарстанның төрле халыкларының мәдәниятен, тарихын һәм традицияләрен өйрәнә торган 100 иң яхшы студент.
Фестивальнең сайлап алу турларында төрле югары уку йортлары студентлары үзләренең иҗади номерларын тәкъдим итте , ә финалга шулардан иң яхшыларын сайлап алдылар.
Номинацияләрнең берсендә җиңүчеләрне мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бүләкләде.Ул билгеләп үткәнчә , мондый фестивальнең педагог һәм остаз елында үтүе дә аеруча күңелле һәм әһәмиятле,