Изге Рамазан ае башланырга 8 көн калды. Татарстан Диния нәзарәте һәрвакыттагыча әлеге айны зур әзерлек белән каршы ала. Быелгысы нинди тәртиптә уздырыла? Махсус чаралар көтеләме ? Рамазан ае белән бәйле әлеге сорауларга Татарстан диния нәзарәтенең матбугат очрашуында җавап бирделәр. Очрашудан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Рамазан ае быел 29 көн . һәрбер көн Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия чарасы буларак үткәрергә ниятләнә. Акция барышында
«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән 20 авыру балага һәм 20 олы кешегә булышу максатын куйдык дип белдерде «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов. Ә гомумән алганда әлеге фонд тарафыннан ел сан меңгә якын мохтаҗга ярдәм күрсәтелә. Шулай ук быел сынап карау рәвешендә Татарстан мөфтияте Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Җиңүче хаҗга юллама белән бүләкләнә.
Рамазан аенда Конкурслар берничә. Очрашуда Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең Диния нәзарәте белән берлектә оештырылган Вәгазь ачык телевизион конкурсы башлануы турында да искәрттек. Изге Рамазан ае белән бәйле вәгазьләр җомга саен Татарстан каналы аша тамашачыларга тәкъдим итәбез. Шул ук юнәлештәге “Рухи моң» татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-конкурсы белән Марсель Әхмәдуллин таныштырды. Конкурсның финалы 21 апрельдә – Ураза гаете көнне була.
Очрашуда журналистларның кызыксындырган сорауларның берсе фитр сәдакасы күләме. Аның тәртибе белән Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков таныштырды.
Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 800 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнгән. Әлбәттә теләсә кайсы сәдака һәм аның күләме һәркемгә мәҗбүри түгел, ул кешенең матди мөмкинлегенә бәйле дип аңлатты, журналистларны Татарстан мөфтие исеменнән сәламләгән Равил хәзрәт Зөфәров. Ул шулай ук республикакүләм ифтар мәҗлесе үткәрелү белән бәйле сорауга ачыклык кертте .
Рамазан-шәриф ае 22 мартта кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 2023 елның 23 мартында.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары