Казан прокуратурасы шәһәр халкына җылылык сезонын тәмамлау датасы нәрсәгә бәйле булуын аңлатты. Бу хакта мэрия матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Торак биналарга җылылык бирү туктатыла, уртача тәүлеклек һава температурасы 5 көн эчендә 8 градустан артык. Бу җылылык үзәкләштерелгән челтәрләр буенча бирелгән очракта. Әгәр ул гомуми милек составына керә торган җиһазлардан файдаланып килсә, ягу сезоны даталарын торак милекчеләре үзләре билгели.
Җылылык бирү срокларын үтәмәгәндә, Татарстан халкы республика Дәүләт торак инспекциясенә яисә җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итә ала.