Казанда 8 җәмәгать транспорты тукталышында кояш батареяләре белән тукланучы мәгълүматта блолары урнаштырылган. Ел ахырына кадәр тагын шундый 48 ике юллы экраны тоташтыру планлаштырыла.
Яңа җиһазлар «Гуманитар институт», «Голубятников», «Дружба», «Лаврентьев», «Попов», «Миңнуллин», «Карбышев» тукталышларында пәйда булды. Шәһәрдә кояш батареяләре белән тукланучы 24 мәгълүмат таблосы эшли. Аларны урнаштыру урыннары пассажирларның мөрәҗәгатьләре буенча сайланган.
Исегезгә төшерәбез, Казандагы һәр дүртенче тукталыш, мәгълүмат таблосы белән җиһазландырылган, аның ярдәмендә пассажирлар җәмәгать транспорты килү вакыты турында белә ала. Ә барлыгы шәһәрдә 1422 тукталыш бар.