Тиздән, ягни нәкъ тугыз көннән, изге Рамазан аена аяк басабыз. Шул уңайдан, республикабызда «Чиста мәчет» дип исемләнгән акция башланды, төрле бәйгеләр, рамазан ае турында мәглүмати чаралар оештырыла. Шундыйдарның берсе бүген, Диния нәзарәтендә татар һәм рус телләрендә Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртипләре буенча матбугат конференциясе. Катнашучылар арасында
Республика мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү, Казан шәһәренең казые, «Зәкят» хәйрия фонды вәкилләре чыгыш ясар дип көтелә.
Алар Рамазанга кагылышлы быелгы карарларын хәбәр итәчәк, һәм бу айда Татарстанда тормышка ашырылачак күпсанлы башлангычлар турында да сөйләр дип көтелә.