Шул уңайдан, укытучылар, мәктәпләр эшчәнлеген яктырту, аеруча мөһим булып тора. Алдагы видеоязмабыз да, башкалабызның Яңа Савин районында белем бирүче 23 нче лицей турында, дөресрәге лицейның музей эшчәнлеге турында. Теманы Фәннур Хәсәнов дәвам итә.
Башкалабызның Яңа Савин районында урнашкан 23 нче лицей турында тулырак репортажны, киләсе атнада Хәерле көн, Татартсан тапшыруында карый аласыз.
Сугышчан Дан музее лицейда кадерле урыннардан санала. Шуңа да музей активистлары лицейга килгән кунакларны иң элек бирегә алып килү ягын карый.Таныштыру гадәттәөчтелдә: рус, татар hәм инглиз телендә уза. Бүген Буыннар хәтере проблемасы аеруча актуаль. Мәктәп музееның төп эшчәнлек юнәлешләренең берсе-эзләү-тикшеренү эшчәнлеге.
Җиңү көненә традицион бәйрәмнәр, батырлык дәресләре, Хәтер китабы, бүләкитү көннәре, Бөек Ватан сугышына багышланган шәһәр викториналарында, бәйгеләрдә катнашу – болар барысы да Татарстанда яшәүче халыкларның туган як тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәниятләре өлкәсендә укучыларның кызыксынуын һәм белемнәрен арттыра. Музейдагы һәр очрашу балаларга Татарстан улларының Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә керткән өлешләре турындагы фикерне сеңдереп кенә калмыйча, аның тарихи экспозициясен яңадан-яңа материаллар белән тулыландыра, бүгенге хәрби бәрелешләр геройлары материаллары белән бәйләп алып барыла.
Фәннур Хәсәнов. Ирек Хәмидуллин.