Бүген 14 нче мартта Республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган, «Татарстан яшьләренә торак» дип исемләнгән темага туры эфир узачак.
Биредә яшь гаиләләргә торак сатып алуга дәүләт ярдәмен – инде 2024 елда торак бәясенең 30% -35% күләмендә түләүсез субсидияне ничек алырга, шулай ук бүгенге көндә Татарстанда нинди социаль ярдәм чаралары күрсәтелүе турында сөйләячәкләр.
Трансляция бүген кичке сәгать биштә башлана. Аңа Республиканың Яшьләр эшләре министрлыгының в контакте төркемәнә кереп сылтама буенча тоташырга мөмкин булачак.