Су белән тулган чокырлар, озакка сузылган бөкеләрдә утыру — машина йөртүчеләр яз килүен тулысынча татып карый. Юлларны бу төнне үк төзәтә башлаячаклар. Юл эшләренең күләме киләсе язмада.
Аркылы Базар урамы инде күп еллар машина йөртүчеләрнең үзәгенә үткән, бер борылыш кына ни тора, бер чокыр икенчесен алмаштыра. Бу юлны төзегәндә шулкадәр машина йөрер дип уйламаганнар. Аның категориясе дә түбән, материаллары да нык түгел, азрак машинага исәпләнгән, ә янәшәдәге юл, яхшы нык, киң. Ләкин ул уңайсыз, әйләнгеч. Тиздән чокырларны ямыйлар.
Аны җылы һава шартларында җәяргә була. Әлегә шулай эшлиләр, төбәк юлларында да шулай ук.
Әлеге төр асфальт-бетонны кышкы чорда да кулланырга мөмкин. Бу асфальтобетон югары температурага кадәр җылытыла, махсус машиналарда күчерелә, тыгызлауны таләп итми, ә салкын асфальт-бетон алдан әзерләнә, теләсә нинди һава торышына чыдамлы. Көннәр җылыткач, юллар капиталь төзекләндерелә башлаячак, хәзер беренче чираттагы участокларны билгелиләр. Алар контрленә мөрәҗәгать итеп күрсәтергә мөмкин.
Булат Шакиев, Альберт Сафиуллан, Татарстан яңалыклары.