Республикада мобилизацияләнгән хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм оештыру дәвам итә. Әйтик, Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында hәр гаиләгә җирле депутатлар беркетелгән. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә, аларны уңай хәл итү, гадәти булып санала. Ә тиздән, ягни 17 нче мартта Кайбыч районы халкы, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрәчәк: 60 килограмнан артык чәк-чәк, токмач.
Халык мобилизацияләнгәннәргә ярдәм эшенә hәрвакыт теләп кушыла. Җылы кием, азык – телек туплау дисеңме, саклану чаралары өчен кирәк-ярак әзерләшүме — мондый акцияләр район халкында зур яклау таба. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рахматуллин да бу эшне күтәреп алып, акциядә катнашучыларга һәр яклап ярдәм кулы суза.
Акчалата ярдәм белән дә, шәхси мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндерү җаен табып та хәрбиләргә көчләреннән килгәнчә булышырга тырыша алар.
Халыкның шулай бердәм булып, күтәреп алуы зур ышаныч күрсәткече булып тора.
Газиз балам читтә диеп үзәге өзелгән Фәхия ханым бу акциядә катнашу өчен ашкынып килгән. Аның улы махсус хәрби операциядә катнаша. Ул инде хәленнән килсә, токмач кына җибәреп калмыйча, күңел җылысын, өй рәхәтлеген илтеп ирештерер иде.
Бу акциядә катнашкан иң зур апага 78 яшь! Шуннан аңлап була инде бу якларда күмәк эшне ни дәрәҗәдә хуплауларын. Район җитәкчелегенең зур тырышлыгы, ярдәме белән чынга ашырыла мондый эш, әлбәттә. Шуңа да әлеге игелекле эшне оештыручыларга, моның өчен уңай шартлар тудыручы җитәкчеләргә бик рәхмәтле алар.
Алия Галиуллина, Тататарсн яңалыклары, Кайбыч районы