Халык арасында иң борынгы жанрларның берсе-мөнәҗәтләр. Республикабызның район-авылларында мөнәҗәтләр кичәләре, фестивалләр оештырыла. Шундый чараларның берсе Буа районының Исәк авылында дүртенче тапкыр регионара мөнәҗәт фестивале узды. Дини-тәрбияви чарадан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Ошатып мөнәҗәт өйрәнгән ике Самирә сыман балалар күбрәк катнашсын дип тырыша әлеге бәйгене оештыручылар. Мөнәҗәт бәйгесендә иң яшь катнашучы Сәйдә Абдрахманова дәү әнисе белән дога өйрәнеп килгән. Ихлас мөнәҗәтчеләр белән бергә фестивальдә курай моңнарын яңгыратучылар да булды.
Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина мөнәҗәт бәйгесендә жюри рәисе. Шулай ук катнашучыларга остаханә дә үткәрде.
Халкыбызның күп кенә гореф-гадәтләре динебез белән бәйле. Аларны барлауны һәм халыкка җиткерүне район мөхтәсибәте Исәк авылы мәхәлләсе белән бергәләп башкара.Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, чагылдырган мөнәҗәтләр әле дә языла. Розалия Юнысова күптән түгел вафат булган улына багышланган мөнәҗәтен әйтте.
Розалиянең авылдашлары Яңа Тинчәледән ике ахирәт Руфия белән Зәүҗия апалар да мөнәҗәт бәйгесен көтеп ала. Төп бүләк бәйгенең 1 нче дәрәҗәдәге дипломы Рәзилә Сәлаховага тапшырылды .
Әлеге регионара фестивальдә катнашучылар арасында барысы да җиңүче. Буа якташлык җәмгыяте исеменнән Ирек Закиров аерым урын алучыларга акчалата, ә катнашучыларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Мөршидә Җиһан , Ирек Хәмидуллин . Татарстан яңалыклары өчен махсус Буа районыннан.