Республика дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре шифаханә-курорт дәвалануына 25 мең сумга сертификат алачак. Тиешле карарны Татарстан Кабминында имзаладылар, дип хәбәр итә «БО».
Акчаны муниципаль хезмәткәрләр дә ала ала. Санаторийны мөстәкыйль рәвештә сайларга мөмкин, иң мөһиме, ул Россия курорт фонды дәүләт реестрына керсен һәм республика территориясендә булсын.
Быел дәвалануга сертификатларны Татарстан хезмәт министрлыгы, Яшьләр министрлыгы, спорт министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтү, физкультура һәм спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук муниципаль дәүләт хезмәткәрләре алырга мөмкин.
Мондый сертификат алу өчен, 1 декабрьгә кадәр, эш урыныннан белешмә куеп, социаль яклау бүлегендә гариза бирергә кирәк.