Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция вакытында һәлак булган егетләренең әти-әниләрен, хатыннарын, балаларын концертына чакырды.Уникс залында узган тамашадан Мөршидә Җиһан репортажы.
Уникс концертлар залына ашыккан яшь җилкенчәкләр дә, урта, өлкән буын кешеләре дә, искиткеч матур кыяфәт чыгарырга тырышып фотозонада басып торучылар да барысы да аның иҗатына гашыйк. Балык Бистәсеннән килгән Әхмәтшиннар гаиләсе Фирдүс җырлаганда биергә дип өйдән үк әзерләнеп килгән.
Тамашачысының Фирдүскә мөкиббән икәнлеге концерт башланганчы ук сизелә иде. Фирдүс үзе дә тамашачысын үсендереп тора. Хәрәкәттә бәрәкәт дигәндәй дүрт сәгатьлек концертында беркемгә дә культур-мультурланып утырырга ирек бирми. Минем концертка нормальный кешеләр килми дип тамашачысын мактап та ала.
Сценарий язылмаган концертлар сирәк була. Фирдүс шул сирәкләрнең берсе, әмма әлегесе үзгә. Бу юлы ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарына багышланган. Тамаша залында махсус чакырылган Хөснетдиновлар гаиләсе дә бар.Уллары Эдуард мобилизацияләнгән.
Мең ике йөз кешелек залны 12шәр көн тутырып концерт куючы Фирдүс Тямаев Мальдив утрауларында ял итеп тә йөри алыр иде , әмма ул төркемендәге егетләр белән Мариуполь, Сватово якларына бара, гуманитар ярдәм җибәрә. Фирдүс Тямаевның яшәүдән ямь, көч алу урыны — сәхнә. Ул сәхнә өчен түгел, ә сәхнә аның өчен хезмәт итә.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков Татарстан яңалыклары.