Якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан Нәзарәтнең «Хозур» нәшриятында ике яңа җыентык басылып чыкты. “Рамазан. Ураза: иң еш бирелә торган сораулар” дип исемләнгән китап рус һәм татар телләрендә әзерләнгән.
Өр-яңа җыентыкта ураза тотуга кагылышлы күптөрле сорауларга җаваплар табарга мөмкин. Алар арасында — Рамазанда гыйбадәт кылу, сәхәр һәм ифтар, тәравих намазы, фидия, фитыр сәдакасы темалары урын алган, Рамазан аенда әйтелә торган зикерләр китерелгән.