Аяк чолгавы нәрсә ул һәм аны ничек чолгарга? Буа ветеринария техникумында үткән интерактив лекциядә район студентларына әнә шул хакта сөйләделәр. Тулырак киләсе сюжетта.
Б уВолгоград янындатабылганчын совет фляжкасы. Ул һәм бик күп башка кирәк-яраклар, кораллар турында район яшьләренә Иван Клименко сөйләде. Күпнәрсәләр Питер, Карелия, Кырымда “Форпост” оешмасы казу эшләреалыпбаргандатабылган.
Икенче курс студентлары Ренат һәм Булат кораллар тарихы белән күптән кызыксына. Мәктәп елларында Калашников автоматын җыю һәм сүтү белән шөгыльләнергә туры килә егетләргә. Ә менә Икенче Бөтендөнья сугышы мылтыкларын тотып карасаң гына да бөтенләй башка хис-кичерешләр биләп ала.
Экспонатларны тотып карап, истәлеккә фотога төшеп кенә калмыйча, күпчелек студентлар хәрби форманы да киеп карады.
Чын экспонатлар белән интерактив лекция беркемнедә битараф калдырмады.
Буа районы әлеге күргәзмәне уздыруның өченче ноктасы булды. 22 февральдә шундый ук лекция Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узачак.
Алсу Сәмигуллина, ИлнурКадыйров. Татарстан яңалыклары.