Мәркәзебездә халык сәнгате һөнәрләрен яңартып яшь буынга җиткерүче уку йорты – Халык сәнгате һөнәрләре техникумы бар. Һөнәри осталыкта тиңе булмаган студентлар әлеге техникумда белем ала. «Абилимпикс» чемпионнарын әзерләүчеләр белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан аралашты.
Халык сәнгате һөнәрләре техникумы, 2013 елдан бирле WorldSkills Russia хәрәкәтенә кушылып кына калмыйча, үз базасында, чемпионат таләпләренә туры китереп, милли статусы булган «зәркән эше» компетенциясе буенча махсус үзәк тә оештырган.
Студентлар башта эскиз белән таныша . Остазлары өйрәтә, күрсәтмәләр бирә. Светлана Кузнецова Вордскилз өчен яңа эмблема әзерли.Техникум студентлары «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында 2016 елдан бирле катнаша . Хәзер алар арасында да чемпионнар бар.
Техникумда ювелир эшләнмәләр өчен кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташларны кырлау буенча заманча җиһазландырылган остаханә булу да укыту эшен бермә –бер җиңеләйтә һәм конкурсларда җиңүгә дә зур этәргеч бирә. Үзләре дә бик тырыш дип мактый студентларын остазлары.
Нәкъ менә шушы талантлы студентлар аша милли һөнәрчелек асылы югалмый, буыннан – буынга дәвам итә.
Мөршидә Җиһан , Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.