Татарстанлыларга ятим балалар һәм гаилә иминлеге мәсьәләләре белән бәйле сорауларга консультацияләр бирелә. Бүген, 9 нчы мартта иртәнге сәгать уннан көндезге икегә кадәр «Хатын-кыз игътибары» дип аталган махсус кайнар линия эшли башлый.
Консультация сорап 8 (843)236-00-71 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук сораулар мессенджер аша +7(939)345-37-50 номеры буенча кабул ителә. Кайнар линия Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә уздырыла.