10 минутта — солдат ризыгы. Түбән Кама волонтёрлары хәрбиләр өчен коры аш һәм ботка әзерли. Күчтәнәчнең беренче партиясе шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. Бу изге эш Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында да хуплау табар, дип өметләнә җирле активистлар
Хуҗабикәләр солдат ризыгы пешерү серләре белән уртаклаша. Чөгендер ашы һәм итле карабодай боткасы рецепты — гап-гади. Киптерелгән яшелчәләр, тәмлеткечләр һәм әлбәттә, “өй җылысы”. Әзер катнашманы пакетка салалар.
Түбән Кама волонтёрлары, Татарстанда беренчеләрдән булып, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен коры ризык әзерли башладылар. Хатын-кызлар әйтүенчә, салкын көннәрдә күчтәнәчләр зур ярдәмче
булачак — ашы да, боткасы да – җиңел һәм тиз әзерләнә.
Түбәнкамалылар изге эшкә башкаларны да кушылырга чакыралар – тулырак мәгълүмат “Нижнекамск, поможем, чем сможем” телеграмм каналында урнаштырылган.
Альбина Вәлиева, Светлана Шумкова, Рафаэль Ракипов, Татарстан яңалыклары.