Сәламәтлек саклау, энергетика һәм медицина технологияләре. Дәүләт Советының 41 нче утырышында Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафинның университетының стратегик проектларын гамәлгә ашыру турындагы докладын тыңладылар. Кайбер гамәлдәге республика законнарына үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, рухи белем бирү оешмалары аспирантурада белем алу хокукына ия була.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе һәм күп кенә парламентарийларның атнасы бик бай булды. Фәрит Мөхәммәтшин видео конференция аша Закон чыгаручылар Советы президиумында катнашты, Парламентта Казахстан дипломаты һәм җәмәгать эшлеклесе Мурат Ауэзовны кабул итте, шулай ук Татарстан волейбол федерациясенең чираттагы конференциясен уздырды. Дәүләт Советында түгәрәк өстәл утырышында бакчачылыкка дәүләт ярдәме турында сөйләделәр.
…..
Республика районнарында муниципаль советлар сессияләре тәмамланды, аларда узган елга нәтиҗәләр ясалды. Инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттырырга, яңа эш урыннары булдырырга, яшь белгечләрне барлык тармакларга җәлеп итәргә. Чүпрәле халык сайланучылары үз алларына шундый бурычларны куйды. Сессиядә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан парламентарийлары катнашты. Совет утырышыннан соң республиканың көньяк-көнбатыш районында агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. Әлбәттә туган илне саклаучыларны да искә алдылар.
Казан университеты «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлыкның федераль программасында катнаша һәм ел саен бу юнәлештә башкарылган эшләр турында хисап тота. Төп башлангыч югары уку йортларына динамик рәвештә үсәргә мөмкинлек бирә. Узган ел бу проект нигезендә сирәк очрый торган авыруларны дәвалау өчен препаратлар эшләнгән. «Россия энергетика күчеше» нең тагын бер мөһим проекты, ул нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өчен катализаторлар булдыруга, шулай ук сыекландырылган табигый газ җитештерүгә юнәлдерелгән.
Университет тарафыннан табигый газны саклау һәм транспортлау технологияләре эшләнде. Бу уңайдан безнең яшь галим Ирек Мөхәммәтдинов Россия Президенты премиясенә лаек булды.
Университет тарафыннан газ гидрат технологияләре эшләнгән. Социаль сәясәт комитеты үз эше турында чакырылыш башыннан хисап тотты. Комитетның 52 утырышы уздырылды, шуларның 3се күчмә. Аларда 207 мәсьәлә каралды. Күп кенә кануннар һәм карарлар халыкның социаль яклауга мохтаж катламнары өчен бик мөһим.
Дәүләт Думасының һәм Федерация Советының профильле комитетлары, төбәк парламентлары җитәкчеләре һәм экспертлар квалификацияле кадрлар әзерләү һәм төбәкләрдә хезмәт базарын үстерү, шулай ук 2023нче елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Закон чыгаручылар югары уку йортларына максатчан җыелу мәсьәләләренә дә тукталды. Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта мәгариф турында федераль законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Татарстан ил төбәкләре арасында беренчеләрдән булып максатчан җыелма турындагы закон проектын хуплады. «Республика бу мәсьәлә буенча шундук принципиаль һәм эзлекле позиция алды, — дип ассызыклады Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Ирина Яровая.
…..
Булачак сайлаучылар һәм потенциаль халык сайланучылары Парламентта булу һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән аралашу мөмкинлеген алды.
Яшь егетләр бүген танылган политологлар, сәясәтчеләр, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре эшли торган сайлау системасының гражданлык активына керә. Катнашучылар Фәрит Мөхәммәтшинга даими белем бирү проектлары — «Атмосфера», «Казан федераль университет каршындагы сайлау хокукы мәктәбе», сайлаучылар форумы турында сөйләделәр. Болар үзәк сайлау комиссиясе проектлары.
СНХ Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
СНХ Андрей Кондратьев Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин дипломат, сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе, танылган казах халкының драматургы Мохтар Ауэзовның улы Мурат Ауэзов белән очрашты.
Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Татарстан белән Казахстан арасында тыгыз дуслык багланышлары урнашкан, шул исәптән гуманитар элемтәләр дә. Парламент җитәкчесе милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау мәсьәләләренә аерым тукталды. Күпмилләтле Татарстанда бу эшнең нәтиҗәле коралы булып Татарстан халыклары ассамблеясе тора. Казахларның милли-мәдәни автономиясе Ассамблея эшчәнлегендә актив катнаша, ә бу иҗтимагый оешманың беренче рәисе, Фәрит Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, Казахстан автономиясе җитәкчесе Сәгыйть Җаксыбаев булган.
Узган ел республика өчен генә түгел, зур булмаган Чүпрәле районы өчен дә үзенчәлекле булды. Донбасс территориясендә махсус хәрби операция беркемне дә битараф калдырмады. Мәңгелек утка чәчәкләр куеп, чүпрәлеләр һәм парламентарийлар, әлбәттә, алгы линиядә булган хәзерге яклаучыларны искә алды.
Районнан Луганск Халык Республикасына гуманитар йөкнең берничә колоннасы җибәрелгән. Бергәләшеп акча (матди ярдәм), җылы әйберләр, продуктлар, мичләр, киемнәр җыйганнар. Район башлыгы һәм аның командасына үз якташларына шәхсән барып, туганнарыннан посылкалар тапшыру мөһим иде.
СНХ Марат Гафаров Чүпрәле муниципаль районы башлыгы
Дума парламентарийы Илдар Гыйльметдинов сессиядә махсус хәрби операцияның барлык катнашучыларына федераль сәясәт һәм ярдәм турында сөйләде. Ул Федераль Җыенга күптән түгел генә юллаган тезисларын искә төшерде. Бер генә хәрби кеше дә, аның гаиләләре дә игътибарсыз калырга тиеш түгел.
Тулаем территориаль продукт — җиде миллиард ярым сумнан артык. Зур булмаган оешмалар, төзелеш өлкәсе үсеш ала, илкүләм проектлар һәм республика программалары эшли. Игенчеләр 107 мең тонна ашлык җыйган, яңа сөт кооперативлары һәм эшкәртү оешмалары ачылды. Альфред Хәйруллин 7 ел элек 6 гектар җирдә җиләк үстерә башлый.
Районның агросәнәгать потенциалын Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Наил Залаков бәяләде. Татарстан авыл хуҗалыгының төп тармаклары — ит, бәрәңге һәм йомырка җитештерү буенча беренче 5леккә керде. Ә сөт саву буенча республика — Россиядә беренче урында.
Механизаторларны, машина белән сыер саву операторларын, зоотехникларны, агрономнарны, машина йөртүчеләрне һәм алдынгы хуҗалыклар җитәкчеләрен билгеләп үттеләр. Терлекчелектә иң яхшы эш өчен кубок гадәттәгечә «Чынлы» хуҗалыгына эләкте. Ансыз район агропромын күз алдына да китереп булмый.
Акчалата премияләр һәм дипломнар, агросәнәгать хезмәткәрләре өчен хөрмәт — яңа рекордлар өчен яхшы этәргеч.